Ел саен үткәрелә торган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы старт алды. Катнашуга 30 елдан артык рәсми никахта торучы парлар чакырыла. Гаризалар 20 мартка кадәр түбәндәге электрон почтага кабул ителә: zagsnk@mail.ru
Ир белән хатынның һөнәрдә, балалар тәрбияләүдә, иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары һәм бүләкләре булуы жюриның саллы аргументы булачак. Конкурсны Түбән Кама муниципаль районы буенча ЗАГС идарәсе оештыра.
Конкурста җиңүчеләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактаулы медален — бөтенроссия иҗтимагый бүләген алачаклар, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә тапшырылачак.
Өстәмә мәгълүматны 8(8555) 43 19 46 телефоны буенча белешеп була.

