29 сентябрьдә Түбән Камада тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен «Автобабай-2025» һәм «Автоэби-2025» конкурсы узачак. Катнашуга «B» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла.
Конкурс теоретик һәм практик күнекмәләрне тикшерүне үз эченә ала. Катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә, шулай ук «классик тизйөрешле маневрлар» мәйданчыгында күнегүләр ясарга кирәк. Практик этапны бәяләгәндә күнегүләрне дөрес башкару һәм узу вакыты исәпкә алыначак.
Катнашуга гаризалар gibdd_nk@mail.ru электрон почтасы аша яки шәхсән ЮХИДИ бүлегендә Студентлар ур., 25а йорт (309, 312 кабинетлар) адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 39-16-50, 39-15-51.

