Түбән Кама гомуми белем бирү учреждениеләренең һәм сәнгать мәктәпләренең 6-12 яшьлек башлангыч сыйныф укучылары «Бердәм Россия» партиясенең шул ук исемдәге проекты кысаларында үткәрелә торган XIX республикакүләм «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсында катнашырга чакырыла.
А4 яки А3 форматындагы рәсемнәр түбәндәге темалар буенча кабул ителә:
⦁ Россиядә Ватанны саклаучылар елы;
⦁ Татарстанда Ватанны саклаучылар елы;
⦁ «Без – имин юллар яклы».
Һәр мәктәптән 5-10 конкурс эше кабул ителә. Башкару техникасы – ирекле.
Эшләрне 19 майга кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Студентлар ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан җирле бүлегенә эш көннәрендә 8:00 дән 16:30 га кадәр тапшырырга кирәк. Рәсемнең арткы ягында катнашучының тулы исеме, яше, сыйныфы, мәктәп номеры, торак пункты, сайланган темасы һәм укытучының исеме күрсәтелергә тиеш.
Конкурста җиңүчеләр Россия көне алдыннан кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.