ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«ГТО цифрлы ярдәмчесе» хәзер MAX мессенджерында бар
Спорт
  • 22 Сентябрь 2026 - 09:26
  • Караулар: 10

РФ Спорт министрлыгы яңа цифрлы сервис — MAX илкүләм мессенджерында «ГТО цифрлы ярдәмчесе»н эшләтеп җибәрде. Хәзер «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы турында барлык файдалы мәгълүмат бер урында җыелган һәм һәрвакыт кул астында.

«ГТО цифрлы ярдәмчесе» нәрсәләр эшли белә:

• комплексның нормативлары һәм кагыйдәләре турында популяр сорауларга җавап бирә;

• чаралар һәм мөһим вакыйгалар турында хәбәр итә;

• тест узарга язылырга ярдәм итә;

• мөһим мәгълүматны төшереп калдырмас өчен белдерүләргә язылырга мөмкинлек бирә;

• кире элемтәне чат-ботта калдырырга мөмкинлек бирә.

Сервиска түбәндәге сылтама буенча тоташырга мөмкин: max.ru/gto_suppor...

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
x^