Казанда 23 августта Татарстан Республикасы әтиләр берлеге оештырган Беренче Республика "Әтиләр футбол лигасы" финалы узды. 107 нче «Открытие» гимназиясе кырында кубок өчен Казан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнарыннан әтиләр командалары көч сынашты. Бәйрәм программасында бөтен гаилә өчен конкурслар, FIFA буенча чемпионат, балалар өчен аквагрим, тере музыка һәм башка активлыклар оештырылган иде.
Түбән Каманың «Адымнар» гимназиясенең әтиләр советы командасы көмеш медальләр һәм республика финалында 2 нче урын өчен Кубок яулады — бу нәтиҗә шәһәр әтиләре өчен әһәмиятле казаныш булды. Чара Президент грантлары фонды, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә узды.

