2026 елда илнең иң яхшы профессионалларын билгеләп үтәчәк масштаблы конкурс старт ала. «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе — Түбән Кама һәм Татарстан халкы өчен үзен таныту, казанышлары турында сөйләү һәм федераль дәрәҗәдә лаеклы танылу алу өчен уникаль мөмкинлек.
Конкурс сроклары:
1. Гаризалар кабул итү: 2026 елның 17 июненнән 17 июленә кадәр. Региональ этапка заявкалар түбәндәге электрон почтага кабул ителә: chelovek_truda@rambler.ru.
2. Җиңүчеләрне сайлап алу: 2026 елның 18 июленнән 30 сентябренә кадәр. Эксперт комиссиясе барлык кандидатураларны да караячак һәм иң яхшыларын билгеләячәк.
3. Финал: 2026 елның 1 октябреннән 15 ноябренә кадәр. Һәр регионнан федераль этапка өч җиңүче чыгарылырга мөмкин. Лауреатларны бүләкләү тантанасы Мәскәүдә яки Мәскәү өлкәсендә 15 декабрьдән дә соңга калмыйча узачак.

