Бүген Түбән Камада 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча Россия беренчелегенә һәм Татарстан Республикасы балалар лигасы этабына старт бирелде. Стартка 300 дән артык яшь спортчы чыкты.
Ярышлар программасы барлык классик этапларны үз эченә ала:
• Кама елгасы буйлап йөзү;
• велоузыш;
• йөгерү этабы.
Иң көчлеләр исеме өчен илнең төрле почмакларыннан: Төмән, Пенза, Ярославль өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Ростов өлкәсеннән, Приморье краеннан, Удмуртиядән, Мәскәүдән, Чувашиядән, Саратов һәм Свердловск өлкәләреннән атлетлар көрәшә. Һәм, әлбәттә, үзебезнең Татарстан данын безнең спортчылар яклаячак!

