Трассага илнең 12 шәһәреннән иң көчле пилотлар чыкты. Турнир автоспорт легендасы – Россиянең атказанган спорт мастеры, мотокросс, автокросс һәм трек ярышлары буенча күп тапкырлар чемпион Фәрит Бәдретдиновның 75 еллыгына багышланды.
Барлык сыйныфларда да җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр, ә катнашучылар һәм җанатарлар өчен иганәчеләрнең ярдәме күңелле вакыйга булды: ике яңа ярыш автомобилен тантаналы рәвештә Кама Аланы һәм Түбән Кама карт-клубларына тапшырдылар. Бу безнең төбәктә балалар автоспортын үстерү өчен җитди адым.

