«Россия эше» кадрлар үзәге өлкән сыйныф укучыларын бушлай профориентация экскурсияләренә чакыра. Янгын сүндерү бүлегенә (21 август) һәм шәһәр музеена (26 август) килергә мөмкин.
Профтур түбәндәге мөмкинлекләр бирәчәк:
· Реаль эш урыннарын күрергә;
· Профессионаллар белән аралашырга;
· Сораулар бирергә һәм кирәкле белгечлекләр турында белергә.
Язылу өчен телефон: 8 (843) 222-05-57 (өстәмә 3322). Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр кабул ителә. Төркемдә барлыгы 10 урын.
Мондый экскурсияләр югары сыйныф укучыларына һөнәр сайларга һәм районыбызга нинди белгечләр кирәклеген белергә ярдәм итә. Алар «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

