Түбән Каманың Комплекслы музеенда 14 июльдән ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә – 60 картина, алар шәһәрнең 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышлаган.
Автор сүзләренчә, нәкъ менә картиналардагы чәчәкләр үзенчәлекле кәеф тудыра: алар тантаналылык, йомшак лирика өсти һәм залдагы атмосфераны чын-чынлап бәйрәм рухына төрә.
Күргәзмә килүчеләрне Комплекслы музейда көтә: Төзүчеләр проспекты, 14.

