ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Милли хоккей лигасы хоккейчысы Михаил Сергачев Түбән Камада «Тигез мөмкинлекләр киләчәге» спорт турнирын уздырачак
Спорт
  • 22 Май 2026 - 19:04
  • Караулар: 49

Балаларны яклау көненә багышланган ярышлар 31 майда «СИБУР Арена»да узачак. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендә танылган спортчы белән очрашудан соң хәбәр итте. Турнир Сергачев нигез салган «Сектор 98» хәйрия фонды белән берлектә узачак.

 Беляев сүзләренчә, очрашу вакытында яклар Түбән Камада уртак социаль һәм спорт проектларын алга таба үстерү турында фикер алышкан.

Очрашу вакытында Радмир Беляев Михаил Сергачевка Түбән Камага ярдәм иткәне, балалар спортын үстергәне һәм хәйрия проектлары өчен рәхмәт белдерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^