ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ТР студентларының IX конгрессы узачак
Яшьләр
  • 17 Февраль 2021 - 09:11
  • Караулар: 183
21 февральдә Түбән Камада ТР студентларының IX конгрессы узачак.

Чарада катнашучылар студентларны борчыган социаль-икътисадый проблемалар турында фикер алышачак һәм аларны хәл итү юлларын караячак. Төп 9 юнәлештәге сораулар  каралачак:

- студентлар үзидарәсе,

-мәгариф сыйфаты һәм фән,

-спорт.

-иҗат,

-социаль мәсьәләләр,

-чит ил студентлары белән эш,

-студентлар медиа дөньясы,

-студентлар арасында эшмәкәрлек  һәм эш белән тәэмин итү,

-тулай торак һәм торак мәсьәләләре.

Конгрессны дүрт этапта үткәрү планлаштырыла. Беренчесе -  яшьләрнең иң актуаль проблемаларын билгеләү өчен, студентлар арасында социаль сораштыру. Икенче этапта алты шәһәрдә түгәрәк өстәлләр узачак, өченче этапта студент оешмалары лидерлары алдагы этапларда аталган проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итәчәк. Чара йомгаклау утырышы белән тәмамланачак.

Әгәр дә син студент һәм конгресс мәйданчыгында чыгыш ясарга әзер икән, сылтама буенча күчеп, фикер алышу өчен үз темаңны ирекле тәкъдим итә аласың.

Очрашу «Ковер» яшьләр үзәгендә узачак.  
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*