Түбән Камада лидерлар һәм активистлар җыелды. Республика форумына Татарстанның 13 районыннан 210 катнашучы килде.
Форум «Яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары» темасына пленар дискуссия белән ачылды. Форум дәвамында республиканың эшләүче яшьләре мастер-классларда, уеннарда катнаштылар, «Түбән Кама Нефтехим» һәм башка предприятиеләрдә булдылар, социаль проектлау күнекмәләренә өйрәнделәр һәм Татарстан яшьләренең эше, тормышы белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Форумны ябу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов чыгыш ясады. Үз чыгышында форумны Түбән Кама җирендә үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Яшьләр сәясәтенә, яшьләргә игътибарлы булырга кирәклеге турында еш ишетәбез. Хәзер иң мөһиме: болар сүздә генә калмасын иде. Моның өчен инфраструктура, эш урыннары, креатив мохит булдыру буенча эш алып барырга кирәк», – диде Роман Булатов.
Видео мөрәҗәгать форматында Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов чыгыш ясады: «Сез - илебезнең штурвалын кулына алачак буын. Бу хисне үзегез өчен бик нык өйрәнергә тиеш. Илебезнең, республикабызның киләчәге сезнең үз һөнәрегездә никадәр көчле булуыгызга бәйле».
Форум азагында тантаналы рәвештә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Шулай ук активистлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чыганак: Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлеге

