ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәлимовка 95 яшь тулды
Авыл
  • 03 Сентябрь 2020 - 07:35
  • Караулар: 504
Түбән Каманың Ташлык авылында яшәүче  ветеран Сәлимов Хәсән Әхмәтҗан улына бүген 95 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга туганнары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәт вәкилләре дә килде.

Хәсән абый 1943 елда фронтка китә, көнбатыш фронтта сугыша, Җиңүне Маньчжуриядә каршылый. Туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

 Сугыштан соң колхозда бригадир булып эшли. Хатыны Маһруй апа белән 6 бала үстергәннәр.  12 онык, 14 оныкчыклары бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^