ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Кама рәссамнары күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 18 Сентябрь 2020 - 14:27
  • Караулар: 113

Түбән Камада җирле рәссамнарның «Көзге вернисаж» традицион күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә 24 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр Кама яр буендагы музейда уза. Ачылу  - пәнҗешәмбе көнне 15.00 сәгатьтә.

Вернисажда 30 дан артык рәссам катнаша, танылган рәссамнар белән беррәттән яшь авторлар да үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк.

Әхсән Фәтхетдинов музее һәр атнаның сишәмбе-шимбә көннәрендә иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәр эшли. Ачылу көнендә күргәзмә бушлай, калган көннәрдә билет бәяләре - 40 - 100 сум.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*