Казанда «Студентлар язы» республика студентлар иҗаты фестивале узды. Түбән Каманың Е.Н.Королев исемендәге политехник көллияте студентлары Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Хезмәт белән төзелгән шәһәр» конкурс программасын тәкъдим иттеләр һәм беренче урынны яуладылар.
Якты чыгыш, уйланылган режиссура һәм яхшы әзерлек жюри һәм тамашачыларны таң калдырды.
Балаларны һәм педагогларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

