26 февральдә Түбән Каманың Комплекслы музеенда рәсми рәвештә Түбән Кама рәссамнарының «Хезмәт һәм батырлык белән тугры» берләштерелгән күргәзмәсе ачылачак. Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чара 16:00 сәгатьтә башлана.
Күргәзмәдә ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазинның картиналары күрсәтеләчәк. Үз полотноларында ул волонтерларны һәм бүгенге көн вакыйгалары геройларын сурәтләгән. Шулай ук тамашачылар игътибарына һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм хатыннары әзерләгән «Россиянең тугры уллары» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Тантаналы чарада «Хәрби кардәшлек» вәкилләре, полотно геройлары булган волонтерлар, шулай ук һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннары катнашачак.
Күргәзмә 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 43-24-84.

