Түбән Камада район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә инвестицион совет утырышы узды. Көн тәртибендә биш проект каралды, аларның икесе Совет тарафыннан хупланды һәм гамәлгә ашырылачак, ә калганнары эшләп бетерүгә җибәрелде.
Хупланган инициативалар арасында Олег Курносовның велошеринг системасын эшләтеп җибәрүне күздә тоткан «шәһәр өчен инфраструктур карарлар» проекты да бар иде. 150 дән артык велосипед урнаштыру планлаштырыла, аларны шәһәрнең бер урыныннан алып, икенчесендә калдырырга мөмкин булачак, бу шәһәр буенча хәрәкәт итүне шактый җиңеләйтәчәк. Радмир Беляев ассызыклаганча: «Түбән Кама яңа идеяләр өчен ачык һәм шәһәр халкының тормышын уңайлырак һәм кызыклырак итә торган инициативаларны хупларга әзер».
Утырыш барышында башка проектлар да тәкъдим ителде: муниципаль учреждениеләр өчен энергияне сак тоту чаралары, бина фасадларын дроннар ярдәмендә юуның инновацион системасы, Ильинка авылында агротуризмны үстерү, мини-зоопарк төзекләндерү һәм Кызыл Чишмәдә яңа «Матур» банкет залы төзү.
Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, Түбән Кама элеккечә бизнес өчен кызыклы урын булып кала: «Безнең район инвесторларда кызыксыну уята. Бүген шәһәрдә 8 меңнән артык эшмәкәр эшли, һәм без халыкка файда китерәчәк яңа инициативаларга ярдәм итәргә әзер».

