30 июньдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән секундына 15-22 метр тизлектәге җил көтелә. Республиканың көнчыгышында көчле яңгыр явуы ихтимал.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны үзләрен генә калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.

