Түбән Камада «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсендә куркынычсызлык чаралары турындагы доклад белән Түбән Кама муниципаль районы гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге идарәсе җитәкчесе Виталий Бочкарев чыгыш ясады.
Ул халыкны пилотсыз очкыч аппараты һөҗүмнәреннән һәм ракета куркынычыннан саклау буенча чаралар комплексын тәкъдим итте. Аерым алганда, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте пультына тоташтырылган «акыллы домофоннар» системасын киң колач белән кертү билгеләп үтелде: җиһазлар районның 670 тән артык күпфатирлы йортында урнаштырылган, бу исә халыкка хәвеф сигналы булганда тиз арада аскы катларга качарга мөмкинлек бирә.
Параллель рәвештә хәбәр итү системасын модернизацияләү дәвам итә. Беренче этап кысаларында 34 сирена сөйләм җайланмасы урнаштырылган, ә ел ахырына кадәр аларның саны тагын 13 берәмлеккә артачак.
Виталий Бочкарев игътибарны оешма җитәкчеләренең эвакуацияләү алгоритмнарын төгәл үтәү зарурлыгына юнәлтте. Аның сүзләренчә, сөйләм сиреналары кертелүгә карамастан, күп кенә кибетләр һәм учреждениеләр эшен дәвам итә, бу хокук бозу булып тора.

