ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык»: иҗтимагый оешмалар өчен проектлар конкурсы игълан ителде
Бәйгеләр
  • 25 Июнь 2026 - 11:39
  • Караулар: 6

ТР Иҗтимагый палатасы «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» республика проектлар конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс халыклар бердәмлеген ныгыту, патриотик тәрбия бирү, республика халкының хезмәт һәм сугыш батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм геройлар турындагы истәлекне мәңгеләштерү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Катнашуга Татарстанда теркәлгән иҗтимагый оешмалар, шулай ук республика территориясендә даими яшәүче гражданнарның инициатив төркемнәре чакырыла.

Ничек катнашырга?

• 20 июльгә кадәр проектны районыгызның иҗтимагый советына тапшырыгыз.

• Совет өчкә кадәр гаризаны (сайланган номинацияләрнең берсе буенча) сайлап алачак һәм оештыручыга җибәрәчәк.

• 17-28 августта проектларны яклау булачак.

• Октябрьдә – йомгаклар һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Тулырак мәгълүмат сайтта: vk.cc/cZ0y1e

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^