2026 елда Түбән Кама районын зур яңарту көтә: юл төзүчеләр гомуми озынлыгы 39 километр булган 17 урамны тәртипкә китерәчәк. Бу максатларга төрле программалар буенча 3 млрд сум бүлеп бирелгән.
Эшләр инде тулы көчкә бара. «ДЕЗ» МБУ директоры Раил Ситдыйков сөйләвенчә, хәзер ремонт Химиклар проспектында, Октябрьнең 50 еллыгы урамында һәм Субай поселогында бара. Якын арада бригадалар Актүбә һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнарына чыгачаклар, шулай ук дамбада ремонтның өченче этабына керешәчәкләр.
Муниципалитет хисабына җиде кишәрлектә 84 млн сумлык эшләр планлаштырылган. Нигездә алар мөһим объектларга керү юлларына кагылачак. Чокырларны ремонтлау кысаларында 20 млн сумлык 6,9 мең кв. метрдан артык өслек ремонтланган. Иң беренче чиратта интенсив хәрәкәтле юллардагы тирән чокырлар бетерелгән.
Авыл территорияләре дә игътибарсыз калмый. Торак пунктларда юлларны ремонтлауга 283 млн сум бүлеп бирелгән – күп балалы гаиләләр өчен поселокларга аерым игътибар бирелә.

