ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Рота, ушедшая в небо» йөреше узачак
Җәмгыять
  • 29 Июнь 2026 - 15:55
  • Караулар: 9

1 июльдә Түбән Камада Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан «Рота, ушедшая в небо» йөреше узачак.

 Катнашучылар 17:30 да Яшьлек урамы, 7 адресы буенча җыелачак. Йөреш 18:00 дә башлана.

Колонна сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә кадәр узачак, анда истәлекле митинг һәм чәчәкләр салу булачак. Йөреш вакытында түбәнкамалылар Әфган һәм Чечен сугышларында, шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларының фотосурәтләре төшерелгән штендерлар тотып барачак.

Акциягә кушылыгыз! Әйдәгез, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән егетләрнең якты истәлеген бергәләп саклыйк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^