23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:
Бозлавык вакытында:
Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә таяныр өчен очлы башлы таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә онытмагыз. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.
Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны махсус билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска кирәк. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8(843) 288-46-96.

