ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ФОТО: Түбән Камада алдынгы укытучыларны бүләкләделәр
Мәгариф
  • 06 Октябрь 2020 - 17:06
  • Караулар: 201
Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана үтте.

Укытучыларны бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде. Тантанада  алдынгы педагоглар катнашты, алар арасында атказанган ветераннар да, яшь хезмәткәрләр дә бар иде. Кунакларны Түбән Кама өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән котлады.

ФОТО: в Нижнекамске на праздничной церемонии наградили лучших педагогов

«Сезнең һөнәри бәйрәмегез халык бәйрәменә әверелде, чөнки һәркемнең тормышта чын ярдәмче булган үз укытучысы, остазы бар, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин. - Сезнең эшнең төп нәтиҗәсе – төрле яклап гармонияле шәхес формалаштыру».

Бүген Түбән Каманың 12 педагогына «Россия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды. Алар арасында 10 нчы мәктәп директоры Андрей Бликин, Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте укытучысы Татьяна Баринова, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә бүлек мөдире Зәнфирә Усманова, И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае директоры Радик Салихҗанов һәм башкалар бар. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында – Түбән Кама муниципаль районы укытучылары һәм тәрбиячеләре, мәктәп һәм балалар бакчаларының башка хезмәткәрләре.

ФОТО: в Нижнекамске на праздничной церемонии наградили лучших педагогов

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Кама интернат-мәктәбе директоры Зоя Шахмаевага Түбән Кама муниципаль районы башлыгының рәхмәте белдерелде. 39 ел педагогик эшчәнлек алып бару, шул исәптән 11 ел мәгариф оешмасы җитәкчесе буларак эшләү дәверендә Зоя Леонидовна үзен Россия мәгарифенең үсеш юнәлешен, яңа технологияләрне яхшы белүче профессионал буларак күрсәтте.

ФОТО: в Нижнекамске на праздничной церемонии наградили лучших педагогов

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә мәгариф өлкәсендәге район конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләр алды. «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булып, 27 нче мәктәпнең музыка укытучысы Юлия Салдыбаева танылды. 24 нче лицей-интернатның информатика укытучысы Марина Шарыгина «Ел укытучысы» дип танылды, иң яхшы педагог-психолог – 7 нче мәктәптән Оксана Александрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары арасында бернчелекне 28 нче мәктәптән Фәйрүзә Шәйхетдинова алды.

ФОТО: в Нижнекамске на праздничной церемонии наградили лучших педагогов

Быел директор урынбасары арасында иң яхшысы - 28нче мәктәптән Наталья Колчина, иң яхшы туган тел укытучысы -  35нче лицейдан Галиева Гөлнар. Авыл укытучылары арасында иң яхшылардан булып, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Федосеева танылды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар