Түбән Кама Советлар йортында кадрлар ресурсын үстерү буенча киңәшмә узды. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр администрациясе, мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
«Бу тема бик актуаль. Бүгенге көндә җитештерүне үстерүгә җитди инвестицияләр кертелә һәм алар тиешле кадрлар ресурсы белән тәэмин ителергә тиеш. Безнең бурыч – безнең нинди мөмкинлекләребез, бизнес һәм предприятиеләрнең сораулары барлыгын аңлау. Шуның нигезендә без стратегияне билгеләячәкбез», - дип ассызыклады Рамил Муллин.
Ул кадрлар ресурсын үстерү буенча координацион совет булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Аңа югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре керәчәк.
«Түбән Кама шәһәре - үсеш ала торган һәм бик җитди потенциалга ия булган территория. Шуңа күрә кадрлар әзерләү өлкәсендә дөрес эш төзү мөһим», - диде Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы.
НХТИ директоры Илдар Әхмәтов Түбән Каманың кадрлары турында җентекләп сөйләде һәм белем бирү сыйфатын яхшырту буенча берничә тәкъдим кертте. «Безнең институт актив үсештә, без институтны Фәнни-белем бирү кампусына үзгәртү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз. Зур мәсьәлә - кампусның кадрлар белән тәэмин ителеше, ул белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
Илдар Әхмәтов институтта әкренләп тормышка ашырыла торган инициативалар турында сөйләде. Бу кадрлар релаксациясе һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү, производстволарда профессор-укытучылар составының квалификациясен күтәрү.
Шулай ук очрашуда фәнни совет булдыру тәкъдиме яңгырады. Аңа сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, Түбән Кама галимнәре һәм профессорлары керәчәк. Мондый мәйданчык булдыру белгечләргә предприятиеләрнең агымдагы фәнни сорауларын карарга һәм барлыкка килгән җитештерү кыенлыкларын хәл итәргә ярдәм итәр иде.
«Түбән Каманың сәнәгать узелы башта предприятиеләр һәм производстволарның бердәм чылбыры буларак төзелде. Бу - бер сәнәгать кластеры һәм мондый фәнни мәйданчык булдыру аның үсешенә ярдәм итәр иде», - диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтҗанов.

