Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ТР Экология министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән бергә, Каракүл күленә кышны имин үткәрергә ярдәм иттеләр.
Каракүл - республиканың сирәк төр балыклар һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр яши торган иң зур күлләренең берсе. Кыш көне калын боз астында суда кислород җитми, һәм балыклар үләргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, акциядә катнашучылар бозда 500 тишек ясадылар. Һәрберсенә салам бәйләмнәре куелды - алар тишекләрне туңдырмый һәм язга кадәр һава агымын тәэмин итә. Мондый аэрация яшь балыкларны саклап калырга һәм күлнең экосистемасына ярдәм итә.
Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

