ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада медицина хезмәткәрләренә багышланган үзенчәлекле күргәзмә ачылды
Сәламәтлек
  • 22 Июнь 2021 - 10:41
  • Караулар: 78
Түбән Каманың Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда үзенчәлекле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә түбәнкамалылар сәламәтлеге сагында торган 55 медицина хезмәткәренең фотосурәтләре урын алган.

Әлбәттә, бүген һәр медик – герой. Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан шул санда портретлар сайлап алынган. Шулай ук күргәзмә традицион рәвештә июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән, ә төп тантана бүген Халык иҗаты йорты сәхнәсендә узачак.

Возле ДНТ: в Нижнекамске установили фотографии медиков-героев

Күргәзмәдә йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм санитаркалары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, сырхауханәләр, лабораторияләр, нур диагностикасы бүлеге белгечләренең фоторәсемнәре бар. Шулай ук Кама Аланы район хастаханәсеннән һәм диспансерлардан госпитальгә эшкә килгән хезмәткәрләрнең дә портретлары куелган.

Возле ДНТ: в Нижнекамске установили фотографии медиков-героев

Хәзер СOVID-госпиталь пациентлары һәм башка түбәнкамалылар пандемиянең иң авыр чорында кызыл зонада көнне төнгә ялгап хезмәт куючыларны таный алачак.

Возле ДНТ: в Нижнекамске установили фотографии медиков-героев
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*