Түбән Кама балалар хастаханәсенең табиб-педиатры Патимат Абдулхәлимова «Яшьлек» балалар сәламәтләндерү лагерында үзенең эше турында сөйләде.
"Санаторийга командировка...мин биредә 24/7 эшләмәсәм, нәкъ шулай дип әйтер идем. Алдагы елларда да мин монда эшләдем, ләкин ул вакытта мин моны төп эш белән бергә алып бардым. Ә хәзер, коронавирус таралуга бәйле куркынычсызлык чаралары аркасында, без моннан беркая да чыкмыйбыз.
Ата-аналарга балалар янына килү, хезмәткәрләргә чыгу тыела. Аның каравы без барыбыз да бер зур һәм тату гаилә булдык. Безгә бик уңайлы һәм күңелле. Быел җитәкчелек миңа улымны да алып килергә рөхсәт итте. Ул шулай тиз ияләшер дип уйламаган идем. Ә саф һава һәм җәяү йөрү ел буена җитәр, мөгаен", - ди белгеч.
"Монда миңа балаларны гына түгел, хезмәткәрләрне дә дәваларга туры килә. Мин монда бер генә табиб. Әлбәттә, миңа тагын өч шәфкать туташы да булыша. Еш кына балаларны таблеткалар белән түгел, ә ягымлы сүз һәм наз белән дәваларга кирәк. 21 көн ата-аналардан еракта кайбер сабыйларга бик авыр бирелә. Кайчагында медпунктка мөрәҗәгать нәкъ менә тәмле "Ревит" алу өчен була яки балага көннең ничек узганын хис-тойгылар белән сөйләргә кирәк. Кайчагында, әлбәттә, бәрелгән һәм сыдырылган урын рәвешендә вак-төяк күңелсезлекләр дә була.
Вожатыйлар да мөрәҗәгать итә. Гадәттә, алар тынычландыра торган дару алырга яки сөйләшеп утырырга, елап алырга керәләр. Алар балаларга карата сизгер һәм игътибарлы булырга тырышалар, әмма кайчакта үзләре дә яхшы сүзләргә, киңәшләргә мохтаҗ.
Мин үзем балачагымда лагерьда беркайчан да ял итмәдем, гәрчә теләгем булса да. Туган абыйларым Дагстанның барлык лагерьларында йөреп чыктылар, хәтта Кырымда да булдылар. Миңа бу рөхсәт ителмәде, чөнки Кавказ гаиләләрендәге гореф-гадәтләр кызлар өчен катгый. Һәм менә хәзер мин яшь талантларның ничек ял итүен рәхәтләнеп күзәтәм. Һәм, әлбәттә, лагерь тормышында бик теләп катнашам. "Яшьлек" минем өчен 4 ел эчендә бик якынга әйләнде».

