ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Каманың хосусый клиникаларын пандемия белән көрәштә берләшергә чакырды
Сәламәтлек
  • 08 Июль 2020 - 12:39
  • Караулар: 239
Айдар Метшин бүген хосусый медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты. Төп мәсьәлә - хәзерге вакытта пандемия белән көрәш алып барган район хастаханәсе госпиталенә һәм сырхауханәләргә кадрлар җәлеп итү.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, тулаем алганда хәл тотрыклы-киеренке, барысы да контроль астында. Моңа күп кенә структураларның ведомствоара хезмәттәшлеге, район оператив штабының республика, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә эшләве нәтиҗәсендә ирешелә.

Айдар Метшин хәйриячеләр, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең ярдәмен билгеләп үтте, алар пандемия башланганнан бирле булышлык күрсәтәләр.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, госпитальдә медицина персоналы өчен дә, пациентлар өчен дә шартлар тудырылган. Шуның белән бергә, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, табиблар, урта һәм кече персонал җилкәсенә төшкән авырлыкны исәпкә алып, хәзер тагын да актуальләшә бара.

Хәзерге вакытта сырхауханәләр атнага җиде көн дәвамында 12шәр сәгать эшли, хезмәткәрләрнең бер өлеше даими госпитальдә. Түбән Кама мэры хосусый клиникалар һәм дәвалау оешмалары җитәкчеләренә пандемиягә каршы көрәш вакытында көчләрне берләштерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Барлык җәлеп ителгән персонал махсус уку узачак, алар федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана алачак. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, хәзер кече персонал – санитарларга җирле дәрәҗәдә ярдәм итү чарасы уйланыла.

Атна ахырына кадәр хосусый учреждение җитәкчеләре үз хезмәткәрләре белән мәсьәлә буенча фикер алышачак, шуннан соң чираттагы очрашу булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^