ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың балалар табибларына Германиядә җитештерелгән 1,4 миллион сумлык җиһаз бүләк иттеләр
Сәламәтлек
  • 01 Июнь 2020 - 15:41
  • Караулар: 197
Түбән Кама балалар хастаханәсе табибларына "ТАНЕКО" медицина җиһазлары тапшырды.

Бу - гомуми бәясе 1 млн 400 мең тирәсе торган, Германиядә җитештерелгән тубуслар, энәләр, кыстыргычлар, эндоскопик кайчылар һәм башка лапароскопик инструментлар. Югары сыйфатлы әлеге инструментлар кече яшьтәге балаларга операцияләр ясауда файдаланылачак.

"Халыкара балаларны яклау көнендә мондый бүләк тапшыру – бик символик һәм мөһим, - диде Айдар Метшин. - Яңа җиһазлар балаларны тиз арада дәвалауга һәм аларны гадәти тормыш ритмына кайтаруга ярдәм итәчәк. Бу факт предприятиенең җитди социаль сәясәтен тагын бер кат раслый. Без, үз чиратыбызда, компаниягә рәхмәт белдерәбез һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү максатында алга таба да үзара хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез".



Бүләкләр тапшыру бүген 2 нче балалар сырхауханәсе ишегалдында узды. "ТАНЕКО" генераль директоры Илшат Сәлахов баш табиб Рамил Хәмидуллинга инструментлар тапшырды. Баш табиб җитәкчегә рәхмәт белдерде, бу предприятиенең медицина учреждениесенә беренче генә ярдәме булмавын әйтеп узды.

"Безнең хастаханәдә искиткеч табиблар эшли, - дип ассызыклады Илшат Сәлахов. - Моңа хәтта үземә дә инанырга туры килде. Мин ышанам ки, яңа җиһазлар киләчәктә дә кечкенә пациентларны дәвалаганда могҗизалар тудырырга мөмкинлек бирәчәк".



Татарстанда эндоскопик операцияләр бары тик ике шәһәрдә – Казан һәм Түбән Камада гына үткәрелә. Соңгы елларда мондый операцияләр саны шактый арткан. Лапароскопия - хирургиянең иң яңа алымы, Түбән Каманың балалар хирурглары елына 300гә якын шундый операция ясый.


"Эндоскопик операцияләр ясау технологиясе безнең тарафтан 2007 елда ук үзләштерелде, һәм без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады Рамил Хәмидуллин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^