Түбән Камада Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Быел шәһәр җирлегендә барлыгы сигез чыршы мәйданчыгы эшләячәк. Сезнең игътибарга аларның ачылу графигын тәкъдим итәбез.
“Гаилә” паркында – 25 декабрь, 18.00 сәгатьтә;
Лемаев скверында - 26 декабрь, 18.30 сәгатьтә;
“Кояшлы алан” паркында - 27 декабрь, 18.00 сәгатьтә;
“Шинник” спорт комплексында - 26 декабрь, 18.00 сәгатьтә;
“Велики” паркында - 27 декабрь, 18.00 сәгатьтә;
Нефтехимиклар паркында - 28 декабрь, 16.30 сәгатьтә;
Тукай паркында - 29 декабрь, 16.00 сәгатьтә;
Кызыл Чишмә яр буенда - 30 декабрь, 17.00 сәгатьтә.

Җирле үзидарә советлары бәйрәмгә иң яхшы бизәлгән ишегалды конкурсын, «Яңа елга иң матур бизәлгән ишек» һәм «Күршеләрне Яңа ел белән иң матур котлау» номинацияләрен гамәлгә куйдылар.
Сүз уңаеннан, түбәнкамалылар үз подъездларын бизи башлаган инде.


