ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТР сәламәтлек саклау министры перинаталь үзәктә үткәрелгән ремонтны бәяләде
Сәламәтлек
  • 14 Гыйнвар 2026 - 17:04
  • Караулар: 245

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камада яшь табибларга фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Моннан тыш, ул Түбән Кама районы сәламәтлек саклау челтәренең берничә объектын карады.

Перинаталь үзәк визитның беренче ноктасы  булды. 2025 елда «Б» акушерлык корпусында капиталь ремонт үткәрелде – эчке бизәлеш һәм фасад яңартылды. Хәзер кирәкле җиһазлар кайтарыла. Үзәк йөклелекнең барлык этапларында, бала табуда һәм ана булуның беренче көннәрендә хатын-кызларга комплекслы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәчәк. Шулай ук делегация «А» корпусын модернизацияләү мөмкинлеге турында да фикер алышты.

«Реализованы хорошие идеи»: Министр здравоохранения РТ оценил проведенный ремонт в перинатальном центре

«Б» корпусында яхшы идеяләр тормышка ашырылды, заманча технологик чишелешләр кулланылды. Төзүчеләргә афәрин!» - дип билгеләде Альмир Абашев. Бу Кама аръягының куәтле үзәге булачак, дип өстәде Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

ТР сәламәтлек саклау министры өлкәннәр медицина челтәрен дә игътибарсыз калдырмады. Түбән Кама үзәк район күпфункцияле хастаханәсенең 4 нче номерлы дәвалау корпусында хастаханәнең баш табибы Сергей Мерясев булган куәтләрне нәтиҗәлерәк файдалану өчен хирургия хезмәтен үзгәртеп кору проектын тәкъдим итте. Онкология бүлегенә аерым игътибар бирелде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^