Түбән Кама мэры Радмир Беляев Мәктәп бульварындагы йортны торгызу эшләренең барышын тикшерде. Бина 10 августта пилотсыз очкыч аппараты төшү нәтиҗәсендә тәрәзә блоклары һәм балконнары зыян күрде.
Балконнарның тышкы бизәлеше профнастил кулланып алып барыла - эшләрнең 25 проценты башкарылган инде. Бина эчендә параллель рәвештә белгечләр штукатурка һәм өслекләрне буяу белән шөгыльләнә. Тәрәзәләрне үлчәү эшләре башкарылган, якын арада аларны урнаштыра башлаячаклар.
Барлык эшләрне ай ярым эчендә тәмамлау планлаштырыла. Радмир Беляев төзүчеләрнең игътибарын якынлашып килүче салкыннар аркасында темпларны тизләтергә кирәклегенә юнәлтте.

