Шәңгәлче авыл җирлегенең Кушай авылында капиталь ремонттан соң юл ачылды. Республика программасы нәтиҗәсендә Мәктәп урамына 530 метр асфальт җәелде. Эшләрне «Татавтодор» башкарды. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев юл төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларның хезмәтләрен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
«Без барыбыз да бетон юлның нинди хәлдә булуын хәтерлибез. Хәзер бу бөтенләй башка дәрәҗә. Участок, әлбәттә, зур түгел, әмма бу юлдан даими файдаланалар, һәм ул халык өчен зур әһәмияткә ия. Без авыл җирлекләре турында беркайчан да онытмыйбыз, һәм монда инфраструктураны үстерүне дәвам итәчәкбез. Безнең авыллар бик төзек, аларда меңләгән кеше тату яши», - дип ассызыклады район башлыгы.

