Түбән Кама, 2,5 млрд сумга якын алты проектны гамәлгә ашырып, сәнәгатькә ярдәм итү чараларын куллану буенча Татарстанның иң яхшы 5 районына керде.
Сентябрь азагында сәнәгатьне үстерү фонды төбәк фонды программалары буенча максималь лимитны 300 млн сумга кадәр арттыру турында игълан итте. Бу Татарстанда эре инвестицион проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ача.
ТР Инвестицион венчур фонды директорының беренче урынбасары Азат Фазулов муниципалитетларга уртак финанслау программаларын тәкъдим итте:
– Урман сәнәгате проектлары – 300 млн сумга кадәр, еллык ставкасы – 3-5%, срогы – 3 елга кадәр.
– Үсеш проектлары, комплектлау эшләнмәләре, хезмәт җитештерүчәнлеге – 300 млн сумга кадәр, еллык ставкасы – 3-5%, срогы – 5 елга кадәр; өстәп әйтик, хезмәт җитештерүчәнлеге программасы буенча заем «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының шул ук исемдәге федераль проектында катнашучыларга ачык.

