«Адымнар» гимназиясе укучысы Ясминә 91 нче янгын сүндерү частендә сыйныфташлары белән бергә 9 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Янгын сүндерүчеләр мәктәп укучылары өчен янгын часте буенча танып-белү экскурсиясе үткәрделәр. Гаражда балалар янгын сүндерү машиналарын тикшерделәр һәм экипировканы киеп карадылар. Кунаклар өчен тревога буенча дежур каравылның күрсәтмә чыгуы һәм автомобильне һава-механик күбек белән сүндерү оештырылды. Балалар кулдан ясалган янгын сүндерү көпшәсе белән чиратлашып идарә итттеләр.
«Безнең часть Түбән Кама сәнәгать комплексы сагында тора. Күпләрегезнең әти-әниләре хезмәт куйган предприятиеләрне янгыннардан саклыйбыз», - дип билгеләп үтте 91 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Станислав Банников.
Экскурсияне бергәләп чәй эчү һәм туган көн белән котлау сүзләре яңгыратып тәмамладылар.

