РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эш визиты белән Түбән Камага килде, визит кысаларында сәнәгать паркында булды. Мәйданчык җитәкчелеге аңа өч чиратка бүленгән территориянең үсеше турында хисап бирде. Бүген биредә полипропилен торбалар, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) өчен комплектлаучы детальләр, шинопроводлар һәм башка югары технологияле продукция җитештерүче предприятиеләр уңышлы эшләп килә.
Делегация Iflex җитештерү эше белән танышты, ул азык-төлек һәм сәнәгать тармаклары өчен сыгылмалы төргәкләр, пакетлар һәм полиэтилен пленка чыгара. Әлфия Когогина төрү сегментының масштабларын бәяләде.
Автомобиль төзелешенә йөз тоткан «Кампласт» заводы икенче нокта булды.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев кадрлар белән тәэмин итүгә игътибар итте. Ул профильле колледжлар белән системалы хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте.

