Быел Түбән Кама районында төрле программалар буенча 38 чакрым юл өслеге яңартылачак. Бүгенге көнгә төзүчеләр 100 мең тоннадан артык асфальт түшәгәннәр һәм 36 участокның 20 сендә (иң зур объект – Химиклар проспектын да кертеп) эшне дәвам итәләр.
Подрядчылар заманча инфраструктура булдырып, әлеге бурычка комплекслы якын киләләр. Яңартылган урамнарда велоюллар, яңа тротуарлар һәм яктырту баганалары барлыкка килә, пассажирларга уңайлы булсын өчен 11 тукталыш павильоны урнаштырылачак, ә алты участокта светофор җиһазлары монтажланачак.
Социаль әһәмиятле маршрутларга аерым игътибар бирелә.

