ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың кризиска каршы штабында 50 дән артык бизнес җитәкчесе катнашты
Икътисад
  • 10 Сентябрь 2026 - 08:10
  • Караулар: 11

«База» креатив инициативалар үзәгендә быел эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган икенче кризиска каршы штаб узды. Бер өстәл артында илледән артык кеше — шәхси эшмәкәрләр, производство директорлары һәм оешма җитәкчеләре очрашты. Очрашуның төп максаты – кайбер предприятиеләрнең сәнәгать җитештерүе индексының ни өчен кимүен ачыклау һәм ярдәм чараларын эшләү.

   Более 50 руководителей бизнеса приняли участие в антикризисном штабе Нижнекамска

Шәһәр мэры Радмир Беляев Түбән Кама үсеше өчен кече һәм урта эшмәкәрлекнең әһәмиятен ассызыклады. “Безнең өчен кече һәм урта бизнес үсеше зур әһәмияткә ия, - дип белдерде ул. — Без “База”да эшмәкәрлек үзәге ачарга, “Акча” форумын уздырырга, шәһәребездә һәм районыбызда ниләр җитештерүләрен күрсәтү өчен күргәзмә ясарга ниятлибез”. Бу инициативалар гамәлдәге эшмәкәрләргә ярдәм итү генә түгел, ә яңа проектлар җәлеп итү, җирле продукцияне танып белүне көчәйтү өчен дә билгеләнгән.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов катнашучылар өчен агымдагы вәзгыятькә күзәтү ясады һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

Более 50 руководителей бизнеса приняли участие в антикризисном штабе Нижнекамска

Очрашу форматы – сорау-җавап – катнашучыларга дулкынландыргыч темалар буенча ачыктан-ачык фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатлары белән пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән йортларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәткән эшмәкәрләрне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, кайбер бизнесменнарга ТР Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырылды: бу аларның хезмәтенә һәм төбәк үсешенә керткән өлешенә хөрмәт билгесе.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^