ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама “Ростки: Россия һәм Кытай” халыкара форумында үзенең инвестицион потенциалын тәкъдим итә
Икътисад
  • 18 Август 2025 - 16:04
  • Караулар: 225

Түбән Кама "Казан Экспо"да уза торган “Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" өченче халыкара форумында актив катнаша. 33 илдән 10 меңнән артык кунакны җыйган форумда делегация халыкара мәйданда шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген тәкъдим итә.

Нижнекамск презентует свой инвестиционный потенциал на международном форуме “Ростки: Россия и Китай”

Россия-Кытай партнерлыгы Түбән Кама өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки шәһәр инде Кытай Халык Республикасы вәкилләре белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара. "Пионер" индустриаль паркында алгарышлы үсеш территориясе резидентлары булган Кытай компанияләре урнашкан. Иң эре инвесторларның берсе - "Камасталь" компаниясе, ул 150 эш урыны булдырып һәм 4 млрд сумлык инвестицияләр күләме белән производствоның икенче чиратын үстерүне планлаштыра.

"Хәзер безнең бурыч – Кытай Халык Республикасы вәкилләре, шулай ук Россия регионнары һәм башка илләр инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен мөмкин кадәр үстерү," - дип ассызыклады 5 чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев. Ул билгеләп үткәнчә, Түбән Кама инвесторларны җәлеп итү өчен барлык кирәкле әйберләргә ия: алгарышлы үсеш территориясе, проектлана торган өченче чиратлы "Түбән Кама" сәнәгать паркы, резидентларга күп ташламалар һәм уңайлы үсеш шартлары бирә торган "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы.

Чит ил инвесторлары өчен Түбән Каманың төп өстенлекләре булып менә дигән логистик мөмкинлекләр тора, шул исәптән Россия-Кытай тимер юлы логистик терминалы, Каспийга чыга торган логистик порт һәм М7 һәм М12 трассаларында уңайлы урнашу.

Нижнекамск презентует свой инвестиционный потенциал на международном форуме “Ростки: Россия и Китай”

Сессияләрдә һәм эшлекле очрашуларда шәһәрнең инвестицион потенциалы актив күрсәтелә, ә потенциаль инвесторлар Түбән Камага аның өстенлекләрен шәхсән бәяләү өчен чакырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^