ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«МСП» корпорациясе эшмәкәрләрнең хокукларын яклау сервисын эшләтеп җибәрде
Икътисад
  • 12 Март 2025 - 08:30
  • Караулар: 43

«МСП» корпорациясе» АҖ эшмәкәрләрнең хокукларын яклау һәм килеп туган проблемалар турында кире элемтә җыю максатыннан «360°» ярдәм сервисын эшләтеп җибәрде. Платформаның функционалы кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт сатып алуларын үткәргәндә хокук бозулар турында җиткерергә мөмкинлек бирә, шул исәптән үтәлгән килешүләр буенча түләү срокларын үтәмәү очракларын да.

«360°» аша җибәрелгән мөрәҗәгатьләр кабул ителгән көннән алып 10 эш көне дәвамында карала. Сервиска керү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк.

Сораулар белән «МСП» корпорациясе» ярдәм хезмәтенә телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (800)-100-11-00.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^