ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың "Өченче буын университеты" яңа сезонны ача
Җәмгыять
  • 09 Октябрь 2026 - 08:16
  • Караулар: 103

"Адымнар - Түбән Кама" полилингваль гимназиясендә көз башында иң көтелгән вакыйгаларның берсе — «Өченче буын университеты»нда яңа уку елы ачылу тантанасы булды. Беренче курс студентлары арасында пенсионерлар, Түбән Кама шәһәрен төзүчеләр бар иде.

Нижнекамский «Университет третьего возраста» открывает новый сезон

Түбән Камада 15 ел эшләү дәверендә "Өченче буын университеты" чын халык проектына әйләнде — анда 13 меңнән артык кеше катнашкан. Әлеге социаль проектның үсешенә Түбән Кама районы администрациясе ярдәм итә.

Шәһәр мэры Радмир Беляев җыелучыларны яңа сезон башлану белән котлады:

"Без һичшиксез бу проектның офыкларын киңәйтәчәкбез – безнең алда зур планнар. Шәһәр өчен безнең әлеге күркәм традицияне саклавыбыз һәм өлкән буыныбызның шундый энергияле булып калуы бик мөһим. Без, муниципалитет буларак, барысын да эшләячәкбез. Оптимист булып калыгыз, йөзләрегездә һәрвакыт елмаю балкысын".

Нижнекамский «Университет третьего возраста» открывает новый сезон

Шәһәр башлыгы укытучыларга һәм шәхсән Григорий Китановка «алтын» яшьтәге кешеләр өчен инициативаларына рәхмәт белдерде, студентларга якты сезон һәм яңа ачышлар теләде.

Нижнекамский «Университет третьего возраста» открывает новый сезон

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^