13 октябрьдән Түбән Кама химия-технология институтында (Төзүчеләр ур., 47) нефть химиясе турында Россиядә иң эре мобиль күргәзмә – «СИБУР. Полимерлар йорты» проекты ачылачак. Ул 3 ноябрьгә кадәр көн саен 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәгә керү бушлай. Экскурсиягә домполимеров.рф сайтында язылырга мөмкин.
Тематик күргәзмәдә катлаулы процесслар органик химия белән мавыктыргыч танышуга әверелә.

