3 октябрь Базада «Кабак Фест» чарасы узачак.
Үз эшләрен бөтен Татарстаннан осталар алып киләчәк: керамика, бизәнү әйберләре, агач, пыяла, эпоксид сумала, этник үрелгән әйберләр, 3D-уенчыклар һәм конвейерда түгел, ә кулдан эшләнгән башка әйберләр.
Гадәти булмаган бүләк табарга, авторлар белән танышырга, үзеңне мастер-классларда сынап карарга һәм тематик фотозоналарда көзге фотосурәтләр ясарга мөмкин булачак.
15:00 сәгатьтә концерт программасы башлана, анда С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте оркестры чыгыш ясаячак.
Кайчан: 3 октябрь, 14:00 сәгатьтә.

