Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 25 сентябрьнең 00:00 сәгатеннән 26 сентябрьнең 23:00 сәгатенә кадәр Шинчылар проспекты буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр.
Чикләү Luxor кунакханәсе янындагы борылыштан алып Cleversport фитнес-клубы белән янәшә ике юнәлештә дә гамәлдә булачак.
Бу – бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эшләнелә.
Машина йөртүчеләрдән алдан ук үзгәрешләрне исәпкә алуларын һәм альтернатив маршрутларны сайлауларын сорыйбыз.

