ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың ике китапханәсе 2027 елда федераль ярдәм алачак
Җәмгыять
  • 22 Сентябрь 2026 - 15:19
  • Караулар: 10

2027 елда Түбән Каманың ике шәһәр китапханәсе РФ Мәдәният министрлыгы конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Гаилә» илкүләм проекты буенча яңадан формалаштырылачак. Яңартулар 37 нче балалар китапханәсе-филиалы һәм 4 нче гаилә китапханәсенә кагылачак.

Россия Федерациясенең 80 субъектыннан балалар мәдәни-агарту үзәкләрен төзүгә 749 гариза килгән. Безнең балалар китапханәсе яңартылачак 164 китапханәнең берсе булган. 4 нче китапханә-филиал иң яхшы эш тәҗрибәсен бүләкләүгә субсидия алуга 100 җиңүче исемлегенә кергән.

Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасын җиңүләре белән котлыйбыз!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^