ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстанда «Мәктәп бизнес-старты» проектының яңа сезоны старт ала
Яшьләр
  • 21 Сентябрь 2026 - 15:00
  • Караулар: 1

Татарстан укучылары стартапларны эшләтеп җибәрергә һәм акчага әйләндерергә өйрәнү өчен яңадан парта артына утырачаклар. Республикада «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының бер өлеше булган «Мәктәп бизнес-старты» программасы үз эшен дәвам итә.

2022 елдан 6-8 сыйныфлардагы 45 300 укучы эшмәкәрлек нигезләрен үзләштергән, быел проектка тагын 11 100 укучы кушылачак. Биредә балалар белән практик белгечләр һәм бизнес хуҗалары эшли.

Эшлекле программа нәтиҗәләре буенча иң яхшылар икенче этапка үтәләр, анда бизнес алып бару турында тирәнтен белем алалар. Ә алга таба - яңа ел хәйрия ярминкәсе, бизнес-кейслар карары буенча чемпионат һәм зур финал слеты. Иң көчле командалар тәҗрибә алырга Мәскәүнең «Сколково» технопаркына юл тотачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^