ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада экологик бурычларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар
Табигать һәм без
  • 16 Сентябрь 2026 - 18:49
  • Караулар: 6

Бүген Түбән Камада район башлыгы Радмир Беляев һәм Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Дмитрий Трусов рәислегендә экология мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Фикер алышуда профильле ведомстволар җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләре һәм экология хезмәтләре вәкилләре катнашты. Катнашучылар агымдагы вәзгыятьне бәяләделәр, фикер алыштылар һәм алдагы уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр билгеләделәр. Радмир Беляев районда экологик эшнең комплекслы булуын ассызыклады.

“Экологик иминлек” илкүләм проектына аерым игътибар бирелде. Анда катнашу Түбән Кама инициативалары өчен масштаблы бурычларны федераль финанслауга юл ача.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^