ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Зур Афанаста 90 яшьлек юбиляр туган көнендә тавыш бирүдә катнашты
Җәмгыять
  • 20 Сентябрь 2026 - 16:43
  • Караулар: 8

Бүген Олы Афанас авылында яшәүче Габделваһап Сәлахов өчен үзенчәлекле көн — ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә һәм шуның белән бергә сайлауларда катнаша.

Юбиляр өчен өйдә тавыш бирү оештырылган. Габделваһап Талип улын юбилее белән котларга Афанас авыл җирлеге башлыгы, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары килгән иде.

Габделваһап Талип улы гомерен авыл хуҗалыгында хезмәт итүгә багышлый, күп еллар совхозда эшли. Хатыны белән бергә алар дүрт бала тәрбияләгәннәр, бүген аның тугыз оныгы һәм бик күп оныкчыклары бар.

Габделваһап Талип улына нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылысы һәм якыннарының кайгыртучанлыгын телибез!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^